Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин Русиядә диннәргә тигез караш булуын тели


Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, яңа мәчет төзелешләре өчен җир бүлү өлкәсендә барлык төбәкләр өчен бердәм кагыйдәләр эшләү кирәклеген әйтә. Мөфтиләр шурасы оешуының 15 еллыгына багышланган утырышта ул мәчетләрнең мөһимлеген телгә алды.

Гайнетдин белдергәнчә, бүген мәчетләр илдәге мигрантларны әдәп-әһлакка, хокук нигезләренә һәм рус теленә өйрәтә. Тик Русиянең кайбер төбәкләрендә гыйбадәтханәләр төзелеше өчен җир бүлеп бирү мәсьәләсе аерым игътибарны таләп итә.

Дингә ышанучы кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен федераль үзәкнең сәясәте бер булырга тиеш, ди мөфти Равил Гайнетдин.
XS
SM
MD
LG