Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимиятенә көч куллануны туктатырга өч көн бирелде


Гарәп илләре лигасы Сүрияне бу оешма утырышларыннан читләштерде һәм хакимияткә каршы кешеләргә көч куллануны туктатырга өч көн вакыт бирде. Лига, Бәшәр Әсад хакимияте халыкара күзәтүчеләрне дә илгә кертергә тиеш, ди.

Мароккода гарәп илләре лигасының тышкы эшләр министрлары катнашында үткән утырышта, Катар тышкы эшләр министры Хамад әл-Тани белдергәнчә, әгәр Сүрия мөрәҗәгатьләрне кабул итмичә хезмәттәшлектән баш тартса, Әсад режимына каршы чикләү кертеләчәк.

Шул ук көнне Сүриядә Марокко һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчелегенә һөҗүм булды.

Франция үз илчесен Сүриядән чакырып алуын белдерде.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүриядәге хәлләр ватандашлар сугышына охшый башлады, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG