Accessibility links

Обама Көнчыгыш Азия Саммитына килде


Барак Обама
Барак Обама
Кушма Штатлар президенты Барак Обама Көньяк һәм Көнчыгыш Азия илләре Саммитына катнашу нияте белән Индонезиянең Бали утравына килде.

Обамага кадәр АКШ президентлары мондый форумда катнашмаган, ул беренче булды.

Бали утравына килгәнче Кушма Штатлар президенты ике көнлек рәсми сәфәр белән Австралиядә иде. Ул анда, Азия-Тын океан төбәгенә АКШ үзенең тышкы сәясәтендә икътисади өлкәдә дә, иминлек өлкәсендә дә өстенлек бирәчәк дип әйтте.

Аңа кадәр Америка белән Австралиянең хәрби хезмәттәшлекне киңәйтүләре билгеле булды. Австралиянең төньягында урнашкан хәрби бүлектә 2500-ләп АКШ хәрбие урнашачак.
XS
SM
MD
LG