Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Ходорковский турында фильм күрсәтеләчәк


Декабрь башында Русиядә Михаил Ходорковскийга багышланган документаль фильм халык хозурына чыга.

ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы адвокатларының интернет бите хәбәр иткәнчә, 2 декабрьдә Мәскәүдә, “Артдокфест” исемле халыкара фестиваль ачылышында фильмның премьерасы булачак. Видеоның авторы, милләте белән рус булган алман режиссеры Кирилл Туши. Фестивальдә “Ходорковский” киносын автор үзе тәкъдим итәчәк.

Әлеге видео язма биш ел төшерелә, Ходорковский язмышы хакындагы фильмда Владимир Путин, Анатолий Чубайс, Джордж Буш әңгәмәләреннән өзекләр дә кулланыла.

Ходорковский моннан сигез ел элек кулга алынган иде. Башта ул финанс эшчәнлегендә алдашуларда, ә соңыннан нефть урлау һәм акча юуда гаепләнде.

Хокук яклаучылар Ходорковскийның хөкем карарын сәясәтләштерелгән дип атады.
XS
SM
MD
LG