Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Франция хөкүмәт башлыгы белән очрашты


Русия Европа илләренә икътисади кыенлыктан чыгарга ярдәм итәргә әзер, дип белдерде Владимир Путин. Ул бу хакта Франция хөкүмәте башлыгы Франсуа Фийон белән очрашуда әйтте.

Мәскәүдә үткән сөйләшүләрдә ике як 12 документка кул куя. Алар арасында - атом энергетикасы юнәлешендәге хезмәттәшлек деклорациясе һәм модернизация өлкәсендә ике ил үткәрәчәк чараларга бәйле програмнар да бар. Путин сүзләренчә, Русия - Француз мөнәсәбәтләренең киләсе адымы югары технологияләр өлкәсендә - ракеталар ясауда күренәчәк.
XS
SM
MD
LG