Accessibility links

Либия министры: Каддафи улы Сәиф Әл-Ислам кулга алынды


Бәреп төшерелгән диктатор Мөәмәр Каддафиның улы – Сәиф әл-Ислам Либиянең көньягында кулга алынган. Бу хакта Либия юстиция министры Мөхәммәд әл-Алаги белдерде.

Әтисе бәреп төшерелеп һәлак булганнан соң Сәиф әл-Исламның, башка туганнарыннан аермалы буларак, кайда икәнлеге билгеле түгел иде. Либиянең элекке лидерының өч улы һәлак булды, тагын өч улы һәм кызы чит илләрдә.

Һаагтагы Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе июнь аенда Сәиф әл-Исламны кулга алу карары чыгарган иде. Ул халык күтәрелешләрен көч кулланып бастырганда кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.

Җомга көнне БМО Генераль Ассамблеясе Либияне янә үзенең әгъзасы итте. Каддафи режимын алыштырган Либиянең яңа хакимияте ватандашларының хокукларын бозмаска һәм үз гамәлләрендә хокукларны өстен куярга вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG