Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдәге бәрелешләрдә кимендә 22 кеше һәлак булган [видео]


Каһирәдә янә чуалышлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Каһирәдә полиция белән каршылык белдерүчеләр арасында өченче көн дәвам иткән бәрелешләрдә кимендә 20 кеше корбан булган, йөзләрчәсе яраланган.

Мисырның сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Каһирәдә, полиция белән каршылык белдерүчеләр арасында өченче көн дәвам иткән бәрелешләрдә кимендә 22 кешенең гомере өзелде, йөзләрчәсе яраланды.

Иминлек көчләре баш күтәргән халыкка каршы күз яшьләндерү газы һәм резин ядрәләр куллана. Каршы як полициягә ташлар яудыра.

Оппозиция хакимиятне хәрбиләр кулыннан ватандашлар идарәсенә күчүен таләп итә. Алар белдергәнчә, Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң, хәзерге хакимият ирекле сайлау үткәрерлек шартлар тудырмаган.

Тавыш бирү 28 ноябрьгә каралган. Мисыр белән идарә итүче югары хәрби шура, бәрелешләр булуга карамастан, сайлау билгеләнгән көнне узачак, дип әйтте.

Европа Берлеге җитәкчелеге Мисырдагы яңа кан коюларны хөкем итте. Берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон якыннарын югалтучыларга кайгы уртаклашуын белдерде һәм ике як тарафдарларын да көч кулланудан тыелырга чакырды.
XS
SM
MD
LG