Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты киңәшчесенә төрмә җәзасы бирелде


Иранда ИРНА рәсми мәгълүмат агентлыгы башлыгы, президент Мәхмүт Әхмәдиниҗат киңәшчесе - Гали Әкбәр Җаванфикр бер ел төрмә җәзасына хөкем ителде.

Хөкемдар сүзләренчә, ул ислам кануннарына каршы килүче язма бастыра. Президент киңәшчесе, элек фарсы мөселманнарында хатын-кыз озын яулык киеп битен тулысынча япмаган - ул читтән килгән күренеш дип әйткән була.

Мәхкәмә тыйганга Җаванфикр өч ел дәвамында журналистлык белән шөгыльләнә алмый.

Күзәтүчеләр фикеренчә, ИРНА агентлыгы башлыгын төрмәгә ябу, президент Әхмәдиниҗат белән иске карашлы көндәшләренең сәяси көрәшен күрсәтә.
XS
SM
MD
LG