Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүн патшасы Фәләстин лидеры белән очраша


Үрдүн патшасы Габдулла II рәсми сәфәр белән Фәләстингә килде. Ул автономия башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашырга тиеш.

Сәфәр алдыннан Үрдүн тышкы эшләр министры Насыйр Иүдә Фәләстин белән Израил арасында тынычлык сөйләшүләрен яңартырга чакырды.

Министр ФАТХ һәм Хәмәс төркемнәренә милли бердәмлек хакимияте булдыруда теләктәшлек күрсәтүен әйтте.

Патша Габдулла II-нең 12 ел хакимлек итү чорында Фәләстин автономиясенә өченче генә килүе.
XS
SM
MD
LG