Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда элекке президентның хатыны вафат


Даниэль Миттеран Гыйрак Көрдстанында мәктәп ачу тантанасында.
Даниэль Миттеран Гыйрак Көрдстанында мәктәп ачу тантанасында.
Франциянең элекке президенты Франсуа Миттеранның тормыш иптәше Даниэль Миттеран вафат булды. Аңа 87 яшь иде.

Даниэль Миттеран берничә көн аңсыз ятты һәм сишәмбе Париж хастаханәсендә йөрәге туктады.

Франциядә Франсуа Миттеран социалистлар фиркасенә җитәкчелек иткән иде. Ике тапкыр - 1981 елдан 1995 елга кадәр ил президенты булды. Миттеран үз теләге белән Франция җитәкчелегеннән киткәннән соң, ярты елдан, 1996-ның гыйнварында яман шеш авыруыннан вафат булды.
XS
SM
MD
LG