Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Уфада экстраординар ысуллар вәгъдә итте


Тәлгать Таҗетдин, Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Хәмитов Уфа мәчете алдында, 19 ноябрь 2011
Тәлгать Таҗетдин, Дмитрий Медведев һәм Рөстәм Хәмитов Уфа мәчете алдында, 19 ноябрь 2011

19 ноябрь кыска вакытлы эш сәфәре белән Русия президенты Дмитрий Медведев Уфада булып киткән иде. Президент хастаханәгә барды, дин әһелләре һәм журналистлар белән очрашты.


Русия президенты Дмитрий Медведев сәфәре барышында республика клиник хастаханәсендә булды. Операция һәм дәвалау барышы белән танышты, табиблар һәм авырулар белән әңгәмәләште. Ил башы республика клиник хастаханәсенә югары бәя бирде:

“Хастаханә югары технологик җиһазлар белән шыплап тутырылган. Һәм алар барысы да эшли, файдаланыла. Мин үз гомеремдә күп кенә яхшы да, начар да хастаханәләрне күргәнем булды. Башкортстан клиник хастаханәсе миңа бик ошады”, диде ул. Табиблар белән сөйләшүдә казна исәбенә эшләүчеләргә аерым шартларда ипотека бирү мәсьәләсе күтәрелде.
Медведев табиблар белән әңгәмәләшә
Медведев табиблар белән әңгәмәләшә


Дмитрий Медведев Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан диния нәзарәте мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин белән дә очрашты. Анда сүз ислам дине турында барды.

Сөйләшүдә соңгы дүрт елда Русиядә 320 мәчет төзелүе билгеләнде. Бары тик традицион диннәргә өстенлек бирүнең экстремистлык һәм радикаллыкка каршы торуы ассызыкланды. Ил башы агымдагы һәм алдагы ике елда гына да ислам белгечләре әзерләү өчен бер миллиард сум акча бүленәчәген ирештерде. Русия тарихында беренче тапкыр югары уку йортларында ислам теологиясе буенча белем бирү җайга салынуын ассызыклады.

Тәлгать Таҗетдин һәм Дмитрий Медведев
Тәлгать Таҗетдин һәм Дмитрий Медведев
Тәлгать Таҗетдин федераль ислам телевизион каналын булдыру кирәклеген күтәрде:

“Безнең халыклар гомер буе шушы җирдә дус һәм тату яшәделәр. Андый канал булу илдәге тотрыклыкны, тынычлыкны үстерергә тагы да” ярдәм итәр иде”, диде ул.

Русия президентының Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән сөйләшүендә сәламәтлек саклау, дин турында сүз барды. Сәфәре ахырында ил башы Идел буе федераль бүлгесе журналистлары белән очрашты.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Дмитрий Медведев Мәскәүдә укучы югары белем бирү йортлары студентлары белән очрашкан иде. Анда Уфаның беренче санлы башкорт гимназиясен тәмамлаган Наил Нигъмәтуллин республикада милли сәясәтнең җитәрлек алып барылмавын күтәргән иде. Дмитрий Медведев аңа Башкортстандагы хәлләрне анализларга ышандырган иде. Бу сәфәр барышында Наил Нигъмәтуллин исеме аталмаса да, ислам, диннәр тигезлеге турында сүз барды. Идел буе төбәкләре журналистлары белән очрашуда Татарстан журналистының “милли кәрт” турында соравына Дмитрий Медведев:

“Милли мәсьәлә – илнең яшәү мәсьәләсе. Бездә элек-электән төрле дин һәм милләт вәкилләре тату яшәп килгән. Үзара дус яшәүнең Конституция тәртипләре булырга тиеш. Ил зур, җинаятьләр көн дә булып тора. Алар арасында дини һәм милли нигезлеләре бик аз, ләкин игътибарны шуларга юнәлтәләр. Шуңа без дуслыкны үстерүнең экстраординар ысулларын кулланырга тиешбез”, дип җавап бирде. Ул ысулларның нидән гыйбарәт икәнен атамады. Чит илләрдән килеп эшләүчеләр дә безнең традицияләрне кабул итәрлек булырга тиешлеген дә әйтте.
Медведев Идел буе төбәкләре журналистлары белән очраша
Медведев Идел буе төбәкләре журналистлары белән очраша
XS
SM
MD
LG