Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар җырчылары киенә беләме?


Гүзәл Уразова. "Татар җыры-2010"
Гүзәл Уразова. "Татар җыры-2010"

Җырчыларның сәхнә киемнәренә фикерләр төрле. 16-17 декабрьдә үтәчәк “Татар җыры” бәйгесе катнашучыларының кайберләрен дизайнер Надежда Әюпова киендерә. Аның аша эстраданың кием сәясәтен аңларга тырышыйк.


“Татар җыры” “Оскар” премиясе тапшыру тантанасына охшаган”, дип белдерә билгеле дизайнер Надежда Әюпова. Ул бу фикерләрен каян чыгып әйтә соң? Баксаң, фестивальне шундый югарылыкка сәхнә
Дизайнер Надежда Әюпова
Дизайнер Надежда Әюпова
киемнәре күтәрә икән.

“Татар радиосы” ди-джее, алып баручы Гөлназ Сәфәрованы “Татар җыры”нда Надежда Әюпова киендерә һәм аның образларының уңышлы булуы әйтелә. Кайбер стилистлар фикеренчә, фестивальнең унынчы тамашасында Гөлназның сәхнә киеме Мәскәү артистларын да уздырган.

Дизайнер татар эстрадасында киендергән барлык артистларны әйтмәсә дә, кайберләрен атады. Аларның беренчесе – алдан әйтеп үтелгән Гөлназ Сәфәрова. Надежда Әюповага аның төз гәүдәсе, нәфис буй сыны ошый икән. “Аңа барлык киемнәр дә матур утыра”, ди ул.

Әюпова фикеренчә, җырчылар арасыннан Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Ильвина уңышлы образлар тудыра.

Сәхнәдә тәүге адымнарын ясаган вакытында Альбина Апанаеваның да зәвыгын тәрбияли, аңа килешле костюмнар табарга булыша ул.

Дилә Нигъмәтуллина белән Ләйсән Гыймаевалар да Әюпова тарафыннан уңай яктан телгә алына. Аларның күлмәкләре аерым игътибарга лаек икән.
Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин
Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин

Яшь, “фабрика” башкаручыларын киендерү дә дизайнер өчен кызык тоелган.

Нык исендә калган җырчы Раяз Фасыйхов булган. “Йомшак тукыма эффекты белән ак халатта ул искитмәле күренде”, диде җырчының образы хакында Надежда Әюпова.

Быелгы “Татар җыры”нда ул алып баручыларга зур игътибар бирәчәк. Аларга образлар уйлаганда, фото, видео, журналлардан әзер эскизлар алмавын әйтә. Тик “Оскар” тантанасын бик еш искә ала.

“Аннан кызык идеяләр табарга мөмкин. Барлык идеяләр дә башта йөри. Аннан – кәгазьгә, соңрак тукымага күчә алар. Кайчак эскиздагы рәсембелән тегеләсе күлмәк арасында бернинди охшашлык та калмаска мөмкин. Моделемнең үлчәмнәрен алганда, барын да үзгәртеп бетерә алам”, ди Әюпова.

“Татар җыры-2011” тамашасына ул алып баручыларны үзенчәлекле итеп киендерергә вәгъдә бирә. Аларның берсе гадилеге, тыйнаклыгы белән үзенә каратырга, икенчесе салкын матурлык белән күз явын алырга тиеш.

“Бу кичтә тамашачы аларга карап туймас! Берсенең аркасында гадәттән тыш итеп киселгән бизәк, ә икенчесенең күлмәге тән төсендә, беренче карашка аның киеме юк та кебек тоелыр. Тик аның күлмәге бар һәм ул бик матур булачак. Бернинди агрессив детальләр булмаячак. Бар да зәвык белән эшләнә”, диде Надежда Әюпова.

XS
SM
MD
LG