Accessibility links

Платон Лебедев Конституцион мәхкәмәгә шикаять бирә


Платон Лебедев
Платон Лебедев
ЮКОС-ның элекке башлыкларының берсе – Платон Лебедев, гаебен танымаган тоткынның вакытыннан алда, шартлы рәвештә азат итү үтенечен кире каккан канунның конституциягә каршы килүен әйтә.

Лебедевның шикаяте Русиянең Конституция мәхкәмәсендә теркәлгән. ЮКОС-ның элекке башлыгын мондый адымга барырга Вельски шәһәре аннан Архангельски өлкәсе мәхкәмәләренең шартлы рәвештә иреккә чыгару үтенечен кире кагулары этәргеч ясый. Хөкемдарлар сүзләренчә, ул җинаятьләрен танымый һәм кылган гамәлләре өчен үкенми.

Ходорковский белән Лебедев нефть урлау һәм керемнәрен канунсыз рәвештә рәсмиләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмә җәзасына хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG