Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта яшь ата-аналар хакимияткә ризасызлык белдерә


Киров шәһәрендә яшь ата-аналар катнашында пикет узды. Алар яңа балалар бакчалары, акчалата ярдәм таләп итә. Хакимият тарафыннан әлеге чарага рөхсәт бирелмәгәч гаилә әгъзаларының социаль таләпләренә сәяси шигарьләр дә өстәлә.

Пикетта, “Бердәм Русия”дән башка фиркагә тавыш бирегез” дигән сүзләр яңгырый.

Каршылык белдерү чарасында катнашкан Антон һәм Татьяна Долгилар фикеренчә, яшь ата-аналар балалар белән килергә җыенгач, шәһәр хакимияте мәйданда халык күп булыр дип куркып, бу пикетка рөхсәт бирмәгән.

Киров шәһәре идарәсе, рөхсәт бирелмәү сәбәбе - шул ук вакытта “Бердәм Русия”нең сайлау алды чарасы каралган иде дип аңлата.

"Бердәм Русия" өчен урамга чыгучыларга акча түләнгән була. Хәбәрчебез белдергәнчә, берәү ярты сәгать өчен 225 сум түләделәр дигән.
XS
SM
MD
LG