Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең “Фобос-Грунт” галәм корабыныннан җавап килә


Космик идарә белгечләре, Русиянең планета ара “Фобос-Грунт” корабы, Марска юл алып галәмдә югалганнан соң, беренче тапкыр аннан сигнал алды.

Соңгы хәбәрләр буенча, чәршәмбегә каршы төндә Австралиянең Петр шәһәрендәге Европаның космик агентлык станциясе Русия корабына сигнал җибәрде һәм аннан җавап килде.

Белгечләр фикеренчә, “Фобос-Грунт” куелган максатны үти алмаячак. Галәмне өйрәнү корабынының идарәсе нормаль эшләүдән тайпылган, очыртып җибәргәндәге кирәкле мәгълүматлар бозылган.

14 тоннага якын авырлыктагы Русиянең планета ара “Фобос-Грунт” корабы ноябрь башында Байканур галәм аланыннан очыртылган иде.
XS
SM
MD
LG