Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә президент тарафдарлары каршы якка ут ача


Йәмән башкаласы Санада, президент Гали Габдулла Салих тарафдарлары ил идарәсен тапшыру килешүенә каршы чыгучыларга ут ачты. Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булды.

Кичә президент Салих Согуд Гарәбстанында оппозиция вәкилләре катнашында Фарсы култыгы илләре арадашчылыгында төзелгән килешү имзалаган иде.

Бу документ нигезендә Салих һәм аның тирәсендәге рәсмиләр җинаять эзәрлекләвенә җәлеп ителмәскә тиеш. Килешүдә Йәмән лидерында өч ай президент атамасы саклана диелгән, ләкин хакимият вице-президент кулына күчте. Ул илне ирекле сайлауга әзерләргә тиеш.

АКШ президенты Барак Обама бу килешүне тарихи вакыйга дип атады һәм Йәмән хакимиятенә документтагы таләпләрне тиз арада үтәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG