Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү янында рухани йорты янып дүрт кеше һәлак булды


Мәскәү яны Титовски авылында чиркәү рухание йортында чыккан янгында дүрт кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре башта ике кеше мәтен тапса соңыннан хәрабәләр астыннан тагын ике мәет табыла.

Янгын бүген иртән Русия башкаласыннан ерак түгел Титовски авылында чыга, өйдә 12 кеше, шул исәптән балалар да була. Исән калган җиде кеше хастаханәгә җибәрелә.

Тикшерү рухани йортына ут төркәннәр дигән фаразны да кире какмый.
XS
SM
MD
LG