Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә рәсми рәвештә президент кампаниясе башланды


Бүген Русиядә рәсми рәвештә президент кампаниясе башланып китте. “Российская газета” алдагы көнне Федерация Шурасының сайлау көнен билгеләгән карарын бастырды. Президент сайлау 2012 елның 4 мартында узачак.

Беренчеләрдән булып президентлыкка намзәтне “Бердәм Русия” фиркасе чыгарачак. Аларның корылтае якшәмбегә билгеләнгән. Коммунистлар партиясе һәм ЛДПР башлыклары рәсми рәвештә декабрь уртасында тәкъдим ителәчәк. “Гадел Русия”нең сайлау алды корылтае 10 декабрьгә билгеләнгән.

“Яблоко” партиясендә президентлыкка намзәт итеп фиркане оештырган Григорий Явлинскийны чыгарырга мөмкинлекләрен әйттеләр. “Башка Русия” теркәлмәгән фирка башлыгы Эдуард Лимонов инде француз ватандашлыгын кире кагу өчен сөйләшүләр башлаган. Канун нигезендә, Русия президенты башка ил ватандашы була алмый.

Әлеге президент сайлау кампаниясе парламент сайлавы белән соңгы тапкыр берүк вакытка туры килә. Дума вәкаләтләре дүрт елдан биш елга, ә президентныкы дүрт елдан алты елга кадәр артканнан соң, сайлаулар төрле елларда узачак.
XS
SM
MD
LG