Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Приморьеда мәчет төзү өчен иганәчеләр эзләячәк


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка сәфәре кысаларында Приморье төбәге татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Анда шулай ук Приморье губернаторы Сергей Дарькин да катнашты.

Миңнеханов Дарькинга татарлар җәмгыяте вәкилләренең мәчет төзү турындагы үтенечен җиткергән. Татарстан президенты губернатордан җир бүлүне сораган, ә төзелеш өчен иганәчеләрне татар җәмгыяте белән берлектә эзләргә тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG