Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә хөкүмәт бинасы каршында демонстрант үтерелгән


Каһирә үзәгендә хөкүмәт бинасы каршында демонстрант һәлак булды. Ул бина каршында утырган килеш протест акциясендә катнашучыларны куып таратырга тырышкан иминлек көчләре машинасы астында калган. Бу хакта җирле халыкка сылтама белән DPA агентлыгы яза.

Утырып каршылык чарасын уздыру кичә яңа премьер итеп Камаль Ганзури билгеләнгәч башланды. Ганзури элекке президент Хөсни Мөбәрәк заманында да премьер булып торган иде.

Каһирәнең Таһрир мәйданында илнең хәрби җитәкчелегенең идарәдән китүен таләп итеп инде тугызынчы көн протест чаралары дәвам итә.

Бүген Каһирәдә сишәмбе көнге каршылык чаралары кысаларында тоткарланган өч американ студенты азат ителде. Мисыр иминлек көчләре аларның полиция хезмәткәрләренә яндыргыч шешә ташлавын әйтте.

Соңгы протест чаралары вакытында Мисырда ким дигәндә 40 кеше үлде.
XS
SM
MD
LG