Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Пакстандагы хәрбиләргә һөҗүм - очраклылык


Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен
НАТОның шимбә көнне 24 Пакыстан хәрбиен үтергән һава һөҗүме «алдан ниятләнмәгән очраклылык» булган. Бу турыда НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссенның бүген таратылган белдерүендә әйтелә.
Пакыстан премьер-министры Йосыф Риза Гиланига хатында НАТО башлыгы бу хәлгә кызганыч белдерә.

Бүген Пакыстан тышкы эшләр министры Һина Раббани Хар АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белән телефон сөйләшүендә НАТОның шимбә көнге һава һөҗүме Исламабадны Вашингтон белән килешүләрне күздән кичерергә мәҗбүр итә диде.

Пакыстан инде американнардан пилотсыз очкычлар урнашкан базаны бушатуны таләп итте. Әфганстандагы халыкара хәрби көчләргә Пакыстандагы төп юллар аша йөк ташу да тыела.
XS
SM
MD
LG