Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә атом калдыкларына каршы чыгучы 1300 кеше тоткарланды


Германиянең төньягында, Данненберг шәһәре янында полиция илдә атом калдыкларын саклауга утырып протест белдерүчеләр чарасын куып таратты.

1300-ләп кеше тоткарланды. 500-ләп демонстрацияче ташлар һәм петардалар атып берничә полиция хезмәткәрен яралады.

Хакимия белдерүченчә, протест чарасында барлыгы өч ярым мең кеше катнашкан, оештыручылар исә 5 мең кеше җыелыуын әйтә.

Алар Франциядә эшкәртелгән атом калдыкларын Германиянең Горлебен шәһәре янындагы саклагычка алып килүче поезд юлына утырган иде.
XS
SM
MD
LG