Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи әфган иминлек көчләренә күчүче төбәкләрне атый


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи чит ил көчләре илдән акырынлап чыгарыла барганда хөкүмәт иминлек көчләре карамагына күчүче яңа төбәкләрне атады.

Карзаи идарәсе белдерүенчә, иминлек саклауны тапшыруның икенче өлеше нәтиҗәсендә алты виләят, җиде шәһәр һәм күпсанлы районнар әфган көчләре карамагына күчә.

Әмма аларның кайчан күчүе турында бу белдерүдә әйтелми.

Бар илдә иминлек саклауны әфган көчләренә тапшыру 2014 елда тәмамланырга тиеш.
XS
SM
MD
LG