Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида чернобыльчеләрнең каршылык чарасы дәвам итәчәк


Украинада Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасен бетерүдә катнашучылар ачлык чарасын дәвам итәчәк. Алар 15 ноябрьдә ачлык игълан иткән иде.

Якшәмбе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре каршылык белдерүчеләрнең пенсия вакыфы бинасы каршындагы чатырларын сүтте. Анда барлыгы 27 кеше була. Чатырны сүткәндә чернобыльдә катнашучыларга теләктәшлек белдергән инвалид-шахтер Геннадий Коноплевның хәле начарайды. Ул ашыгыч ярдәм машинасында үлде, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.

Чернобыль атом электр станциясе фаҗигасен бетерүдә катнашучылар пенсияләре кимүгә каршылык белдерде. 23 ноябрьдә Донецкидагы мәхкәмә, шәһәрдә террор гамәле булырга мөмкин дигән сылтау белән аларга мәйданга чыгуны тыйды. Донецки мәхкәмәсе Украинаның пәрәвез битләренең берсендә террор турында яшерен янаулар булган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG