Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово төньягында НАТО-ның ике хәрбие яраланды


Косово төньягында җирле халык белән бәрелештә НАТО-ның ике хәрбие яраланды.

Хәрбиләргә Косово һәм Сербия чигенә баручы юлдагы киртәне алуга һөҗүм башлана. Җирле халык беренче булып ут ачты, ди НАТО хәрбиләре башлыгы. Алар һөҗүмнән саклану өчен яшьләндерү газы куллана.

Косово төньягында хәлнең начараюы, июльдә республика халкының албан өлешеннән торган хакимиятнең Сербия чигендә булган урыннарны үз кул астына алу теләге белән бәйле.

Илдәге серблар 2008 елда игълан ителгән Косово бәйсезлеген танымый.
XS
SM
MD
LG