Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус шәхси машина белән читкә чыгуны чикләде


Беларус халкы шәхси машина белән чит илгә сигез көнгә бер тапкыр гына чыгарга тиеш. Дүшәмбедән әлеге карар гамәлгә керде.

Хәбәрчеләребез белдергәнчә, Беларус хөкүмәте бу чикләү бары тик икътисади максаттан гына гамәлгә керде дип әйтә.

Илдәге арзанлы бензинны читкә ташучылар арткан. Моннан тыш бензин ягулыгы ташучылар ял көннәре чик буенда тыгыннар ясый һәм ватандашлар өчен чыгып-кереп йөрергә кыенлык туа, ди хакимият вәкилләре.

Тик бу чикләү Беларустагы дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә, хәрбиләргә, махсус хезмәт һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә кагылмый. Шулай ук илнең тышкы эшләр министрлыгында теркәлгән халыкара оешма вәкилләре, дипломатик максат белән йөрүче кешеләр чик буен теләгән вакытта үтә ала.

Хокук яклау оешмалары Беларус халкының читкә чыгуын чикләү карарын искелек калдыгы дип тәнкыйть утына тотты.
XS
SM
MD
LG