Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта бомба шартлап 19 кеше һәлак булды


Гыйракның төньягындагы Таҗи шәһәрендә шартлау нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды, 24 кеше яраланды.

Терор гамәле дүшәмбе иртән шәһәрнең төрмә бинасы янында була. Шартлаткыч куелган машина шартлый. Таҗи шәһәре Багдадтан 25 чакрым ераклыкта урнашкан.

Хокук сакчылары белдергәнчә, төрмәдә утыручылар арасында әл-Каидә террорчылар төркеме вәкилләре дә бар.

Бомба иртән төрмә хезмәткәрләре эшкә килгәндә шартлатылган.
XS
SM
MD
LG