Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнхен төркиләре Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулланы искә алды


Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулланы искә алу, 27 ноябрь, Мүнхен
Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулланы искә алу, 27 ноябрь, Мүнхен

27 ноябрьдә Мүнхенда яшәүче төрки мөселман вәкилләре берничә көн элек шәһәрнең Нордфриедһоф зиратында җирләнгән Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулланы искә алды, аларның рухына дога кылды. Гариф Солтан күп еллар буе "Азатлык" радиосын җитәкләде, Ильяс Габдулла да гомеренең зур өлешен шул радиода эшләде.


Мәрхүмнәрнең каберенә "Азатлык" радиосының элекке хезмәткәрләре Хәйретдин Садыйк, Нури Болат, Тәкмилә Гыйбадуллина, таҗик редакциясеннән элекке хезмәткәр Мөхәммәт Мир, казакъ редакциясеннән Тәлгать Кочегет, себер татары Фаяз Каплан, уйгыр Торсун Ийигөн һәм аларның якыннары килгән иде.

Башта Хәйретдин Садыйк Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулланың тормыш юлы турында сөйләде. Әгәр Гариф Солтанның тормыш юлы күпләргә таныш булса, Ильяс Габдулла турында белмәүчеләр дә бар.

1909 елны Казанда туган Габдулла машиналар төзү институтын тәмамлый. Шуннан соң инженер буларак Татарстан һәм Украинада төрле фабрик-заводларда эшли. Алманнарга каршы сугыш башлангач, аны 1942 елда офицер буларак хәрби хезмәткә алалар. Габдулла Сталининград янындагы сугышта җәрәхәтләнеп, алманнарга әсир булып төшә.

Германиядә әсирләр лагерында торганда алманнар аны Идел-Урал легионына сайлап ала. Дини яктан белемлерәк булганга, ул лагерьда имам булып билгеләнә. Сугыштан соң, Берлиндагы төрек студентлары җәмгыятенә үзен “төрек” дип яздырып, таныклык кәгазе ала. Шулай итеп ул Ялта килешүе нигезендә Советлар берлегенә кире кайтарылудан котылып кала.

1953 елга кадәр Габдулла Германиядә төрле урыннарда эшли һәм берүк вакытта Татар-башкорт Милли азатлык җәмгыяте эшендә дә актив катнаша. 1953 ел азагында Мүнхендә "Азатлык" радиосы ачылгач, техник хезмәткәр булып эшкә алына. 1960нчы еллар уртасына кадәр "Азатлык"та эшләгәннән соң пенсиягә чыга һәм вафатына кадәр радионың татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре белән элемтәдә тора.

102 яшьлек Ильяс Габдулла, Гариф Солтан вафатыннан соң өч көн узгач, 17 ноябрь көнне өендә үлгән килеш табыла. Гаиләсе булмау (өйләнмәгән) һәм васыятьнамәсе язылмау сәбәпле, аны Мүнхен шәһәр идарәсе җирли.

Хәйретдин Садыйк бу ике мәрхүмнең гомер юлы белән таныштыргач, җеназа намазы укылды. Алар рухына Коръән аятьләре укылып, догалар кылынды, тәкъбир әйтелде.

Гариф Солтан берничә ел элек вафат булган хатыны каберенә җирләнде (Хәйретдин Садыйк фотолары)
Гариф Солтан берничә ел элек вафат булган хатыны каберенә җирләнде (Хәйретдин Садыйк фотолары)
Буш урын булмау һәм балалары әти-әнисенең бергә күмелүен теләгәнгә, Гариф Солтан берничә ел элек вафат булган хатыны каберенә җирләнгән. Җир кыйммәт һәм аз булу сәбәпле, Мүнхендә шундый гадәт бар. Гариф Солтан каберендә әлегә хатыны исеме генә язылган, тиздән каберлеккә аның исеме дә язылачак.

Гариф Солтан һәм Ильяс Габдулла рухына дога кылынганнан соң, җеназада катнашучылар өчен аш уздырылган. Аны Хәйретдин Садыйк гаиләсе оештырган.
XS
SM
MD
LG