Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда көчле җил чыгып утсыз калучылар була


Һава торышы начараю сәбәпле Казанның дүрт районы өлешчә утсыз калды. Дүшәмбе иртән Татарстанның әйләнә-тирә мохитны тикшерү идарәсе көчле җил-буран чыгу турында игълан иткән иде.

Республика башкаласының Мәскәү, Киров, Яңа Савин, Вахитов районнары зыян күрде, ди "Татар-информ".

Электр уты өчен җаваплы ширкәт бер сәгать эчендә проблемны җайларга сүз биргән.
XS
SM
MD
LG