Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор “Кавказ-Центр” интернет сәхифәсен ябуны таләп итә


Русиянең элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләр өлкәсен тикшерү идарәсе элемтә хезмәте күрсәтүче операторларга хат җибәрде. Анда, мәхкәмә карары нигезендә экстремистик интернет сәхифә дип табылган “Кавказ-Центр” (www.kavkazcenter.com) һәм аның игезәк сәхифәләренә керүне чикләргә диелә.

Быелның сентябрендә Мәскәүнең Никулински районы мәхкәмәсе әлеге сәхифәне тыярга дигән карар чыгарды. “Кавказ-Центр”га керү быелның 25 декабренә кадәр чикләнгән булырга тиеш.

Карарны гамәлгә ашыру максаты белән Роскомнадзор интернет хезмәте күрсәтүчеләргә хат җибәрде.

Илдәге элемтә чараларына җаваплы тикшерү идарәсе белдергәнчә, “Кавказ-Центр” сәхифәсеннән язмалар күчереп бастырган мәгълүмат чаралары да Русия канунын бозган булып саналачак.
XS
SM
MD
LG