Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Ирандагы илчелеген япты


Чәршәмбе Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг Тәһрандагы илчелекнең ябылуын белдерде. Ирандагы барлык британ дипломатлары кире илләренә кайта.

Сишәмбедә булган һөҗүмнән соң Британия Иранга кисәтү ясады, әлеге гамәлнең азагы хәерле булмаячагын әйтте. Һөҗүмнән соң БМО-ның Иминлек шурасы, АКШ, Русия Иранга тәнкыйть белдерде. Тәһран үз чиратында һөҗүм итүчеләрнең гамәлләрен хупламавын әйтте.

Кичә Лондонның Тәһранга чикләү кертүенә каршылык белдерүчеләр митингтан соң Британия илчелегенә һөҗүм итте. Тәрәзәләрне ватып, машиналарга ут төртеп, Британия әләмен утка яккан иде.
XS
SM
MD
LG