Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Сүриягә каршы яңа чикләүләр кертте


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы
Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы
Анкара Димәшк белән барлык финанс әйләнешләрен туктатты. Әлеге чикләү Төркия эчендә булган Сүрия мөлкәтенә дә карый. Димәшккә утлы корал, хәрби максатта кулланырлык материаллар җибәрү дә тыелды.

Яңа чикләүләрне чәршәмбе Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы игълан итте. Министр белдергәнчә, Бәшәр Әсад режимы оппозициягә каршы көч кулланып Анкара алдында ышанычын югалтты.

Төркия чикләү гамәлен гарәп илләре лигасына ияреп эшләде. Лига шулай ук Сүрия хөкүмәтенең кыйммәтле кәгазьләрен туңдырды, финанс әйләнешен туктатты һәм Димәшк рәсмиләренә виза тәртибен кертте.
XS
SM
MD
LG