Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински метросын шартлатуда гаепләнүчеләргә үлем җәзасы бирелде


Чәршәмбе Беларусның Югары мәхкәмәсе Мински метросын шартлатуда гаепле дип табылган Дмитрий Коновалов һәм Владислав Ковалевны үлем җәзасына хөкем итте.

Коновалов быел 11 апрельдә һәм 2008 елда бәйсезлек көнендә булган шартлауны оештыруда гаепләнде. Мәхкәмә белдергәнчә, Ковалев аңа булышкан.

11 апрельдә Мински метросы шартлап 15 кеше һәлак булды, 200-дән артык кеше яраланган иде.

Беларус хокук яклаучылары фикеренчә, әлеге тоткыннарның гаебе расланмаган, өстәмә тикшерү үткәрү кирәк.
XS
SM
MD
LG