Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атамбаев Кыргызстан президенты вазифасына кереште


Пәнҗешәмбе Алмазбәк Атамбаев рәсми рәвештә Кыргызстан президенты вазифасына кереште. Бу урында ул 6 ел эшләячәк.

Ант бирү чарасы Бишкәктә үтте. Чакырылган кунаклар арасында Грузия, Төркия президентлары, Казакъстан, Таҗикстан премьер-министрлары, Үзбәкстан, Беларус, Төркмәнстан һәм Кытай парламенты рәисләре дә бар иде. Русияне президент идарәсе башлыгы Сергей Нарышкин тәкъдим итте.

Узган ел апрель аенда элекке президент Корманбәк Бакиев вазифасыннан читләштерелгәч, ил белән оппозиция лидеры Роза Отунбаева идарә иткән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG