Accessibility links

Русиядә үтәчәк сайлауда 697 халыкара күзәтүче булачак


Якшәмбе Русиядә узачак Дәүләт думасына депутатлар сайлауда 697 халыкара күзәтүче эшләячәк.

Үзәк сайлау комитеты башлыгы Владимир Чуров белдергәнчә, күзәтүчеләрне теркәү тәмамланып килә. Пәнҗешәмбе Русиядә үтәчәк сайлауларда катнашырга Европа шурасының парламент ассамблеясы делегатлары килергә тиеш иде.

4 декабрьдә узачак Думага сайлауда илнең юстиция министрлыгы теркәгән җиде сәяси фирка катнашачак.
XS
SM
MD
LG