Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яблоко”дан президентлыкка намзәт итеп Явлинский билгеләнде


Григорий Явлинский
Григорий Явлинский
“Яблоко” 2012 елда узачак Русия президенты сайлавына намзәт итеп фиркагә нигез салган Григорий Явлинскийны тәкъдим итте.

Демократик фирка рәисе Сергей Митрохин белдергәнчә, әлеге карар оешманың сәяси комитетында раслана. Ул 4 декабрьдә парламент сайлавының нәтиҗәсе нинди булуга карамастан “Яблоко”ның президент сайлавында катнашачагын әйтте. Митрохин сүзләренчә, алар демократик оппозиция тарафдарлары тәкъдим иткән башка намзәтләрне дә карарга әзер.

Элегрәк президент сайлавы кампаниясен беренче булып “Бердәм Русия” ачып җибәрде. Алар Владимир Путинны ил башлыгына намзәт итеп раслады.
XS
SM
MD
LG