Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Минскида үлем җәзасы белән килешмәвен белдерде


Германия Беларустагы Мински метросын шартлатуда гаепләнүчеләргә үлем җәзасы бирү карарын кире тикшерүне сорады.

Берлиндагы Беларус илчесе бүген Германиянең тышкы эшләр министрлыгына чакырылды. Дипломат Ангела Меркельның матбугат үзәгеннән килгән хат белән танышты. Анда Германиянең катгый рәвештә үлем җәзасына каршы булуы, метро шартлавына карата мәхкәмәнең шикле карары белән килешмәве әйтелде.

Чәршәмбе Беларусның Югары мәхкәмәсе Мински метросын шартлатуда гаепле дип табылган Дмитрий Коновалов һәм Владислав Ковалевны үлем җәзасына хөкем иткән иде.

Беларус Европада үлем җәзасы бирелә торган бердәнбер ил.
XS
SM
MD
LG