Accessibility links

Русиядә сәяси тынлык урнашты


Шимбә Русиядә сәяси тынлык хөкем сөрде. Дәүләт думасына депутатлар сайлау башланырга бер тәүлек кала барлык үгетләүләр тыелды.

Канун буенча алдан куелган язмалар, рекламнар үз урыннарында калды. Тик ул өндәү сүзләре сайлау буласы бинадан кимендә 50 метр ерак торырга тиеш.

Русия тарихында беренче тапкыр парламенттагы урын өчен илнең юстиция министрлыгы теркәгән җиде сәяси фирка көч сынашачак. Алар: “Гадел Русия”, “Бердәм Русия”, ЛДПР, КПРФ, “Яблоко”, “Хак эш” һәм “Русия патриотлары”.

Быелгы Дәүләт думасына сайлау алды кампаниясе, соңгы тапкыр президентныкы белән бергә туры килде. Алга таба аларның вазифалары озайтылды, думадагылар биш, президент алты ел үз урынында утырачак. Шуңа да киләсе сайлау алды кампанияләре төрле елларда булырга тиеш.
XS
SM
MD
LG