Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа “Фобос-Грунт” белән эләмтә җайлауны туктата


“Фобос-Грунт”ның очып китү мизгелләре
“Фобос-Грунт”ның очып китү мизгелләре
Европаның космик агентлыгы белдергәнчә, “Фобос-Грунт” галәм корабы белән элемтә җайларга тырышу бернинди нәтиҗә бирмәде.

Космик агентлыкның Мәскәүдәге вәкиле Рене Пишель сүзләренчә, инде атнадан артык галәм корабыннан сигнал юк, элемтәне җайлый алмыйлар. Шуңа да “Фобос-Грунт”белән шөгыльләнүче белгечләр башка проектларга күчереләчәк, ди “Интерфакс” агентлыгы.

14 тоннага якын авырлыктагы, үзйөрешле планета ара “Фобос-Грунт” корабы ноябрь башында Байконур галәм аланыннан очырылган иде. Русиянең космик корабы Марсны өйрәнер дип көтелде. Әлеге проектның бәясе биш миллиард сум дип әйтелде.
XS
SM
MD
LG