Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Мисырда сайлауда исламчылар җиңәр дип курку белдерде


Израильдә Мисырдагы парламент сайлауларына мөнәсәбәттә хафалану күренде. Алар Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәч үткәрелгән сайлауда исламчылар җиңәр дигән фаразларга хәвефле карый.

Илнең финанс министры Юваль Штайниц, Мисыр радикал экстремистик дәүләткә әйләнмәсме дип әйтте. Штайниц Каһирә белән хезмәттәшлекне саклап калуның мөһимлегенә басым ясады. Израильнең экология министры Һилад Эрдан да 1979 елда Мисыр белән төзелгән тынычлык килешүен искә алды.

Элегрәк саклауны идарәсе башлыгы ЭҺүд Барак та гарәп дәүләтләрендә исламчыларның популярлаша баруына борчу белдергән иде. Ул илләрдә халык каршылык күрсәтеп күп еллар идарә иткән хакимият алмашынды.

АКШ саклану министры Леон Панетта Вашингтонда чыгыш ясаганда, әлеге төбәктә яһүдләр дәүләте изоляциядә калмасын өчен Израильгә Якын Көнчыгыштагы хезмәттәшләре белән элемтәне сакларга чакырды.

Мисырда парламентка сайлауның беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Ислам фиркаләренең 65 процент тавыш җыйганлыгы хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG