Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда журналистларны сайлау бүлекләренә кертмәделәр


Хәбәрчеләребез белдергәнчә, сайлау барышында шактый хәрәмләшүләр күзәтелгән. Сарытау өлкәсендә бер фирка лидеры хәбәр иткәнчә, иртән Хокук академиясеннән 14 автобус чыгып киткән. Машиналарны Балашов шәһәрендә туктатканнар. Автобустагы студентларга сайлау хокукы бирүче кәгазьләр тоттырып сайлау бүлекләренә җибәрергә теләгәннәр.

Сарытауда шулай ук 10-15 бюллетеньне тартмага күпләп ташлау очрагы күзәтелгән. Журналистларның кайберләрен редакция кәгазе юклыкка сылтап сайлау бүлекләренә кертмәгәннәр. Күзәтүчеләр урыннарыбыз җайсыз, сайлау тартмасын күрмибез, фото һәм видеога төшерергә рөхсәт бирмиләр дип зарланган.

Иң күп хәрәмләшүләр Сарытауның Энгельс, Балаково һәм Балашов шәһәрләрендә булган.
XS
SM
MD
LG