Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның иминлек башлыгы социаль киеренкелек турында сөйли


Кытайның иминлек хезмәтләре башлыгы, коммунистлар фиркасе вәкиле Чжоу Юнкан, илдә социаль киеренкелек булырга мөмкин дип кисәтте. Бу хакта Кытай мәгълүмат чыганаклары язды.

Үткән атна азагында Чжоу Юнкан, коммунистлар фиркасенә кергән төбәк җитәкчеләре белән узган җыелышта, хакимият социаль каршылыкларга начар әзерлектә, ил икътисадындагы тынычсызлыкны бетерү өчен яңа тәкъдимнәр кирәк дигән. Ул халыкның кәефен контрольдә тотарга һәм социаль ярдәмне кулланып киеренкелекне бетерергә чакырган.

Хәбәр агентлыклары билгеләп үткәнчә, гадәттә Пекин мондый чыгышлар ясамаска тырышкан.

Соңгы вакытта Кытайда каршылык белдерүче эшчеләр арткан, фабрикалар күпләп ябылган. Шул сәбәпле дистәләгән кеше эшсез калган.
XS
SM
MD
LG