Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” быел боз өстендә үтәчәк


"Татар җыры" алып баручылары Фәрит Таишев һәм Гөлназ Сәфәрова
"Татар җыры" алып баручылары Фәрит Таишев һәм Гөлназ Сәфәрова

"Татар җыры-2011” фестиваленең төп режиссеры Александр Герасимов белдергәнчә, быел моңа кадәр булмаган номерлар көтелә, боз катырылган сәхнәдә фигуралы шуучылар чыгыш ясаячак.


Фестивальдә бозлы чыгышлардан тыш, сәхнәдәге җырчыларның киемнәре дә ел фасылларына туры китереп әзерләнә икән.

Александр Герасимов
Александр Герасимов
“Кышкы җырчыларның күлмәкләрендә ак, зәңгәрсу төсләр күп. Яз булганда, костюмнар ачык төсле йомшак тукымалардан тегелгән булачак. Җәйгә килгәндә, ул фестивальнең иң зур өлешен алып тора. Монда төрле төсле, якты, зәвыклы күлмәкләр, образлар күреп булачак. Көзге номерларда исә лирик, романтик ноталар, сары төсләр хөкем сөрәчәк”, ди “Татар җыры” режиссеры Александр Герасимов.

Шул рәвешле ул 12нче тапкыр оештырылачак фестивальнең үзенчәлекле якларны әйтте.

Быел “Татар җыры”н башка еллардан аермалы буларак, бер түгел, ә дүрт пар алып барачак. Алар - Гөлназ Сәфәрова, Искәндәр Хәйруллин, Нәфисә Хәйруллина, Рамил Төхвәтуллин, Алсу Әбелханова, Эдуард Үтәгәнов, Эльза Әхмәтҗанова, Фәрит Таишев. Бу очраклы түгел, алар ел фасылларына бәйле. Һәрбер пар аерым бер ел фасылы өчен җавап бирәчәк.
"Татар җыры"ның алтын барслары
"Татар җыры"ның алтын барслары

“Татар җыры-2011” фестивале ике көн, 16-17 декабрь көннәрендә узачак.

“16 декабрь – яшьлек көне. Монда җырлар да тиз ритмлы, биюләр бик күп. Компьютер графикасы, 3D-технологияләр кулланылачак. Бу ел дәвамында актив рәвештә иҗат итүче, хит җырлар башкаручы җырчылар катнашындагы зур, матур концерт була.

Җырчы Алсу
Җырчы Алсу
17 декабрьдә сәхнәгә "җитди" җырлар чыгачак. Алар күбесе моңлы, салмак. Компьютер бөтенләй кулланылмый диярлек. Өстенлек яхшы, сыйфатлы видеога бирелә. Аннары 17се премияләр тапшыру көне икәнен дә ​онытырга ярамый. Бу бик җаваплы көн: фестиваль номинантлары да, тамашачылар да түземсезлек белән көткән бик дулкынландыргыч вакыйга. Мин тамашачыларга фестивальнең ике көненә дә барырга киңәш итәр идем”, диде Герасимов.

Быелгы “Татар җыры”нда җырчы Алсу катнашачагы хәбәр ителде. Ул фестивальнең махсус номинанты булачак һәм татар телендә җыр башкарачак.
XS
SM
MD
LG