Accessibility links

Татарстанның өч районында электр уты юк


Үткән төндә Татарстанның берничә районында электр уты сүнгән. Һава торышы начарайган, бозлавык барлыкка килгән, чыбыклар авыраеп өзелә башлаган.

Республиканың Түбән Кама, Мамадыш һәм Норлат районнарында әле һаман да электр белән тулысынча тәэмин ителмәгән. Бу хакта “Татар-информ”га ут белән тәэмин итү ширкәте хәбәр иткән.

Кичә Татарстанда 18 мең 640 кеше утсыз калды. Торгызу эшләре әле дә дәвам итә, әмма аларны һава шартлары тагын да катлауландыра. Белгечләр башка районнарда электр энергиясен кабаттан өзелергә мөмкинлеген әйтте.

“Вәзгыять даими күзәтү астында, әмма электр чыбыкларына кар ябышып, боз хасил булу дәвам итә, урыны белән аның калынлыгы 30 миллиметрга кадәр җитте”, - ди электр утына җаваплы ширкәт.
XS
SM
MD
LG