Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида балалар җыр бәйгесе үтте


«Кояшкай» ансамбле чыгыш ясый
«Кояшкай» ансамбле чыгыш ясый

Күптән түгел Омски өлкәсендә балалар өчен татар җыры бәйгесе үтте. «Яңа йолдыз» исеме астында үткәрелә торган бу чара өлкәдә бишенче мәртәбә оештырылды.


Беренче мәртәбә җырга сәләте булган татар балаларын 2002 елда барлаганнар иде. Бу җәһәттән бәйге өлкәнең Тара шәһәрендә үткәрелде. Татар җыр сәнгатенә тартылучы балалар шактый булып чыкты – өлкәнең татарлар тупланып яшәүче барлык районнарыннан диярлек катнашучылар булды.

Ул вакытта бәйгенең оештыручысы татар милли-мәдәни мохтарияте иде. 2004 елдан бирле балалар татар җыры конкурсын үткәрүне Омски өлкәсенең мәдәният министрлыгы каршында эшләүче Дуслык йорты үз өстенә алды, билгеле бәйгеләр шәһәрдә һәм өлкәдә эшләп килүче татар оешмалары ярдәмендә оештырыла.

Жюри рәисе Әлфия Дистанова дәрес бирә
Жюри рәисе Әлфия Дистанова дәрес бирә
Максатлар изге – татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, яңа яшь талантлар табу, балаларны һәм яшүсмерләрне иҗат эшенә җәлеп итеп туган телгә якынайту.

2008 елга кадәр Омски өлкәсендә татар җыры бәйгеләре чиратлашып – бер елны балалар һәм үсмерләр өчен, ә икенче елны зурлар өчен үткәрелеп килә иде. Әмма хәзер төрле сәбәпләр аркасында татар җыры бәйгеләре өч елга бер мәртәбә генә үткәрелә башлады.

Ничек кенә булмасын, җыр конкурслары оештыру балаларны татар мәдәниятенә, татар җыр сәнгатенә җәлеп итүгә зур этәргеч булып тора дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Седелниково районыннан килгән 9 яшьлек Лиана Үзбәкова моңа кадәр татарча бөтенләй җырламаган, хәтта сәхнәгә дә беренче мәртәбә чыккан.

Лиана Үзбәкова
Лиана Үзбәкова
Район мәдәният бүлегендә эшләүче Лиананың укытучысы Елена Поплавсая сүзләренчә, бәйгегә чакыру килгәч, катнашу зарур дип, бер баланы булса да әзерләргә кушканнар.

Әлегә Елена Лианага бер генә җыр өйрәткән. Елена татар кызы, телне начар белә. Ә менә Лиана туган телендә яхшы гына сөйләшә, “өйдә татарча сөйләшәбез, нәнәм миңа җырлар өйрәтә”, ди ул.

Авыл балаларының бер өстенлеге бар – татар телен беләләр. Жюри рәисе Әлфия Дистанова да бу хакта ассызыклап әйтте. “Аеруча Большеречье һәм Усть-Ишем районнарыннан килгән балаларның татарчалары яхшы, әйтелешләре дөрес, репертуарны да балалар җырларыннан төзегәннәр”, диде Әлфия ханым.

Эдуард Нәүрүзов
Эдуард Нәүрүзов
Дуслык йорты мөдире Наталья Степанова, “беренче елларга караганда, әлбәттә нык үсеш күзәтелә, дебютантлар – беренче мәртәбә катнашучылар бик күп, бик шатлыклы күренеш, катнашучылар матур киенгән, ерак төньяк районга, Тевризга килгәннәр, курыкмаганнар, Омскины гына алсак та, 500 диярлек чакрым”, дип балалар татар җыры бәйгесенең уңай якларын санап чыкты.

“Бу бәйгене киңәйтергә, нәфис сүз, бию жанрлары кертергә вакыт җитмәдеме?” дигән сорауга Дуслык йорты мөдире, “бу хакта уйлап йөрим, дөрестән дә, киңәйтергә вакыттыр”, дип җавап бирде.

Тамашачылар
Тамашачылар
Әлегә Омски җирендә бишенче балалар җыр бәйгесе үтте. Анда Омскидан һәм өлкәнең биш – Большеречье, Седелниково, Тара, Тевриз, Усть-Ишем районнарыннан 70кә якын катнашучы булды. Аларның 19ы аерым җырчылар һәм 10 ансамбль булды. Яшь буенча катнашучылар ике категориягә – 5тән 10 яшькәчә һәм 11дән 16 яшькәчә бүленде.

5тән 10 яшькәчә катнашучылар арасында жюри карары буенча беренче урын беркемгә дә бирелмәде. II урынны Усть-Ишем районы, Әшеван авылыннан Денис Ваһитов, III урынны Тевриз районы, Ташаткан авылыннан Гөлфия Гайнулина яулады.

"Якташ" ансамбле җырлый
"Якташ" ансамбле җырлый
11дән 16 яшькәчә катнашучылар арасында Омскидан килгән Инара Мөхәмәдиева беренче урынга лаек булды. Икенче урын ике башкаручыга бирелде – Большеречье районы Үләнкүл авылының яшь җырчысы Эдуард Нәүрүзовка белән Тара районы Туралы авылы кызы Жанна Рахмангуловага.

Ансамбльләр арасында Тара район үзәгендә эшләүче «Якташ» балалар иҗат үзәге белән Тевриз районының «Кояшкай» ансамбльләренә тиңнәр булмады.

Бәйге кысаларында остаханә эшләде. Анда балалар җыр коллективлары белән эшләү күнекмәләре күрсәтелде, туган телнең милли мәдәниятне саклауда булган әһәмиятенә басым ясалды, коллективлар җитәкчеләренә киңәшләр бирелде, җитәкчеләр үзләренең эш ысуллары белән дә уртаклаштылар.
Бәйгедә җиңүчеләргә - бүләкләр
Бәйгедә җиңүчеләргә - бүләкләр
XS
SM
MD
LG