Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы шартлауда 19 кеше һәлак булды


Әфганстанның көньягында, Һилменд вилаятендә бомба шартлап 19 кеше һәлак булды һәм дистәгә якыны яраланды.

Җирле иминлек хезмәтләре, террор гамәлендә һәлак булучылар арасында җиде хатын-кыз һәм биш бала барлыгын әйтте.

Сишәмбе Әфганстанның Кабул мәчете каршында һәм Мазари-Шәрифтә бомба шартлау нәтиҗәсендә 59 кеше һәлак булган иде. Корбаннар арасында бер Америка ватандашы да була. Террор гамәлләре Гашурә бәйрәме көнне оештырылды.

Бомба шартлатуларны Пакыстанда урнашкан радикал карашлы сөнниләр төркеме үз өстенә алды.
XS
SM
MD
LG