Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калининградта сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү чарасы узды


Калининград үзәгендә Русия дәүләт думасына депутатлар сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерү чарасы үтте. Митинг хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән булган.

Каршылык чарасын коммунистлар фиркасенең җирле бүлекчәсе үткәрде. Оештыручылар митингка меңгә якын халык килүен әйтте. Полиция, 150гә якын кеше, ди.

4 декабрьдә үткән сайлауда Калинградта “Бердәм Русия” - 24 процентка якын тавыш җыйган, 32 процентка якын сайлаучысы булган КПРФ фиркасе беренчелекне алган.
XS
SM
MD
LG