Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Медведев ике көнгә Чехиягә килде


Чәршәмбе кич Русия президенты Дмитрий Медведев ике көнгә Чехиягә килде. Чехия президенты Вацлав Клаус белән рәсми очрашу 8 декабрьгә билгеләнгән. Ике ил арасында сәнәгать өлкәсендә килешүләр кабул ителәчәк. Алар арасында Чехия ширкәтләренең Русиядә берничә электр станциясе, химия корылмасы, тимер юлы һәм күперләр төзүе турындагылары да бар.

Пәнҗешәмбе көнне Прагада президент сарае каршында "Člověk v tísni" исемле хокук яклау оешмасы Мәскәүдә узган каршылык чараларына теләктәшлек йөзеннән үз чарасын оештырачагын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG