Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия хакимияте Һомста зур күләмле операциягә әзерләнә


Сүрия оппозициясе активистлары белдергәнчә, хакимият көчләре Һомсны чолганышка алган. Моңа кадәр әлеге шәһәр Бәшәр Әсад режимына каршылык белдерүчеләрнең үзәге саналды.

Оппозициянең милли шурасы сүзләренчә, президент Әсад әлеге шәһәрдә зур күләмле хәрби гамәл башларга, пәҗешәмбе үткәргеч торба шартлауны сәбәп итеп алган. Ул торба аша ягулык Һомстагы нефть эшкәртү заводына бара иде.

Каршылык белдерүчеләр фикеренчә, Сүрия хакимияте Һомстагы оппозицияне тулысынча юк итмәкче. Шуңа да махсус көчләр шәһәрдә кан коешлы һөҗүмгә әзерләнә, ди Сүриянең оппозиция вәкилләре.
XS
SM
MD
LG