Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда мәчет янында бомба шартлап дүрт кеше һәлак булды


Әфганстанның Кунар вилаятендә интихарчы мәчет янында үзен шартлату нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды.

Террор гамәле Гази-Абад районында, җомга намазыннан соң оештырылды. Тикшерү идарәсе белдерүенчә, үлүчеләр арасында район полициясе башлыгы һәм аның сакчысы булган. Бишләп кеше яраланган.

Кунарның төп халкын сөнниләр тәшкил итә. Шуңа да полиция әлеге терор гамәлен атна башында булган шартлаулар белән бәйләргә ашыкмый.

Сишәмбе, Гашурә бәйрәме көнне Әфганстанның Кабул мәчете каршында һәм Мазари-Шәрифтә бомба шартлау нәтиҗәсендә 59 кеше һәлак булды.

Ул бомба шартлатуларны Пакыстанда урнашкан радикал карашлы сөнниләр төркеме үз өстенә алган иде.
XS
SM
MD
LG